ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “фанфурик”ларга, контрафакт хәмергә каршы киң колачлы көрәш алып бара.
Спиртлы дару һәм косметика әйберләренең законсыз әйләнеше аларны кулланучыларны сәрхушлек чигенә китерү генә түгел, сәламәтлегенә дә бик зур куркыныч белән яный. Хәмер урынына очсызлы “фанфурик”лар куллану бүген көн кадагына суга торган төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы бер хосусый эшмәкәргә карата тикшерү үткәргән вакытта аның кибетендә “фанфурик”ларны бер-ике данә генә түгел, ә дистәләп сатып алулары билгеләнде! Сатучысы да, сатып алучысы да һич кемнән һәм һич нәрсәдән тартынып та тормый бит!
Тикшерү барышында спиртлы продукцияне намусы качкан хосусый эшмәкәрнең күпләп сату складыннан (Әлмәт шәһәрендәге элекке консерв заводы территориясендә) юнәтүе ачыкланды.
Әлмәт районы буенча икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә әлеге складны контрольлеккә алды: 2015 елның 18 сентябрендә складтан «Газель» автомобиленә спртлы продукция төягән чагында барлыгы 18 тоннадан артыграк күләмдә спиртлы продукция алынды:
1 складтан
- 400 данәдә 100 мл сыешлыктагы АКТ экстра лосьоны.
- 94 842 данәдә 100 мл сыешлыктагы «Березовые почки» косметика лосьоны.
- 44 220 данәдә 100 мл сыешлыктагы антисептик лосьон.
- 13 200 данәдә 250 мл сыешлыктагы «Чистый снег» лосьоны.
2 складтан:
- 2 345 данәдә 250 мл сыешлыктагы ветеринария максатындагы «Березовые почки».
- 400 данәдә 100 мл сыешлыктагы ветеринария максатындагы «Березовые почки».
Газельдән:
- 160 данәдә 250 мл сыешлыктагы «Чистый снег» лосьоны.
- 600 данәдә 100 мл сыешлыктагы «Березовые почки» косметика лосьоны.
- 960 данәдә 100 мл сыешлыктагы антисептик лосьон.
- 53 данәдә 100 мл сыешлыктагы «Тройной» одеколоны.