ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт терреиториаль органы карамагындагы районнарда кулланучылар хокукларын яклау нигезләренә багышланган лекцияләр үткәрелә. Һәр кулланучыны закон нигезендә үзенә бирелгән хокуклары белән таныштырырга кирәк бит. Мондый лекцияләр бигрәк тә мәктәп укучылары арасында бик зур кызыксыну тудыра. Ә безнең бурыч – аларны үз хокукларын кыю төстә якларга өйрәтү.
Шуны истә тотып, Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең 3 нче һәм Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау буенча балаларның аң-белемнәрен үстерү максатыннан чыгып, кайбер чаралар үткәрелде.
Күпчелек очракларда проблемалар, кибеттәме, башка җирдәме, теге яки бу әйберне дөрес итеп сайлый алмау, үзеңнең законлы хокуларыңны белмәү аркасында килеп чыга. Шулай итеп, гражданнар үзләренең хокуклары кысылуга яки ризасызлыкларына бәйле рәвештә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Үз хокукларын белмәү яки начар белү гражданнарның асылда җәмгыять тормышы белән кызыксынып яшәмәүләреннән килеп чыга.
Без, үсеп килүче буынга, ягъни илебезнең киләчәгенә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәр эстәп, ватаныбызның икътисадый үсеше өчен ныклы нигез булдырабыз.