2015 елның 22 сентябрендә Лениногорск муниципаль районы хакимиятендә “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Р. Хөсәенов рәислегендә Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Утырышта алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча фикер алышу көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләгә әйләнде. Моннан тыш агымдагы елга планнар да билгеләнде.
Утырышта алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше, спиртлы продукцияне законсыз сатуны ачыклау һәм мондый очракларга юл куймау, шулай ук суррогат хәмердән агулану һәм аны куллануның башка аянычлы нәтиҗәләре турында мәсәләләр дә каралды.