Өлкәннәр белән очрашу

2015 елның 25 сентябре, җомга

 Әлмәт территориаль органы Өлкәннәр көне алдыннан өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар, “Түгәрәк өстәл” ләр уздыра. 2015 елның 23 сентябрендә “Лениногорскиның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә  дә әнә шундый очрашу уздырылды.

 Территориаль орган хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр белән очрашуларны бик яратып уздыра. Чөнки мондый чараларда битараф кешене күрмәссең! Өлкәннәребез –  көч-энергияләре  бөркелеп торган бик кызыклы әңгәмәдәшләр. Бер генә мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмый торган тынгысыз, изге күңелле кешеләр алар. Очрашуда территориаль орган хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауның төп юнәлешләре, товарлар сатып алганда тормышта килеп чыгу ихтималы булган теге яки бу хәлләр турында сөйләде, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләште.

Шулай итеп, ике сәгатьлек очрашу тоелмыйча да узып китте. Шуннан соң да әле өлкәннәребез таралышырга ашыкмады: тәэсирләре белән уртаклашып, бер-берсенә сораулар биреп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге аң-белемнәрен үстерде.

Очрашуда катнашкан  А.Ш. Ибраһимов: “Мондый очрашулар өчен бик зур рәхмәт. Алар безне берләштереп кенә калмый, бик күп яңалык та алып килә. Менә бүген дә үз хокукларыбыз турында кызыклы бик күп әйберләр турында белдек!”, - дип эчкерсез әйтеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International