Әлмәттә “Татарстан кроссы-2015” булып узды. Быел ул бик зур итеп үткәрелде. Башкарма комитет бинасы алдындагы Ленин мәйданында махсус корылган сәхнә һәм Ленин урамындагы старт урыны кросста катнашучылар күңеленә бик тә хуш килердәй дәрәҗәдә – уңайлы, матур итеп эшләнгән, бизәлгән иде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә, һәр елдагыча, массакүләм йөгерүдә катнашты. Бирегә җыелган барча халык 2100 метр ераклыктагы араны йөгереп үтте. Кросста Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче барлыгы 10 меңнән артыграк кеше катнашты.
Нәтиҗәдә Әлмәт районы хакимияте башлыгы Айрат Хәйруллин финишка беренче булып килде. Әлмәт территориаль органы хезмәткәре исә йөгерүдә бишенче урынны алды.