Кукмара районы полициясе белән уртак эш

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

 Кукмара районында Арча территориаль органы белгече белән район полиция хезмәткәрләренең уртак эше җайга салынды. 2015 елның сентябрендә уздырылган уртак рейд барышында тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән, ялган маркалар ябыштырылган алкогольле продукцияне ташу факты ачыкланды. Кукмара районының Княгор авылы тирәсендә Чаллыда яшәүче  Р.Г. Фәйзуллинның «РЕНО ДОСТЕР» автомобилендә һәркайсы 1 әр литрлы 24 шешә  «Джемесон» виские, 0,5 әр литрлы 20 шешә «Кизляр» коньягы, 0,5 әр литрлы 20 шешә «Дагестан» коньягы, 0,5әр литрлы 15 шешә «Хеннеси» коньягы, 0,5әр литрлы 11 шешә «Пшеничная» аракысы һәм 5әр литрлы 36 канистрга тутырылган спиртлы продукция табылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында “кайнар линия” телефоны  (8843 66 3-22-69) аша хәбәр итүегезне сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International