Татарстан кроссы – 2015

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Илкүләм кросс” - Россия Федерациясенең барлык территориясендә үткәрелә торган бик тә зур колачлы чара ул. Ярышларда олысы-кечесе, спортчы булганы- булмаганы  - барысы да катнаша. “Илкүләм кросс” илебезнең спорт тормышында бик зур вакыйга булып тора һәм аның әһәмияте дә елдан-ел арта.

Быел Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә учреждениеләрдән, мәктәпләр, югары, урта уку йортларыннан, шәһәр оешмаларыннан барлыгы 40 меңнән артыграк кеше катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә Бөтенроссия йөгерү көненнән читтә калмады.

Кросс – спорт чарасы гына түгел. Спортчы буларак, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге дә әле ул. Ник дигәндә, кросста билгеле бер уңышларга ирешүчегә игътибар итәргә мөмкиннәр бит. Ә бу аның профессиональ спорт карьерасын башлап җибәрүенә китерергә мөмкин.

Без  бөтен илне берләштергән спорт чарасында катнашып, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International