Лицензиясез хәмергә киртә куймакчылар

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Чаллының хәмер базарын тәртипкә салалар. Тәгаенләп әйткәндә – тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату өлкәсен. Дәүләт алкоголь инспекциясе инспекторлары һәр атна саен төнге рейдларга чыга. Ел башыннан бирле 470 контрольлек чарасы үткәрелгән инде. Нәтиҗәдә барлыгы 1 миллион сумнан артыграк штрафлар салынган. Бүгенгә намуссыз эшмәкәрләрдән дәүләт файдасына  780 мең сум күләмендә штраф түләтелгән.

- Бизнес һәрвакыт социаль яктан файдалы булырга тиеш. Шул сәбәпле лицензия алу өчен барыгызга да безгә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Дәүләт пошлинасы күләме, 2015 ел башыннан  65 мең сумга җитсә дә, әлләни зур түгел, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина.

Соңгы контрольлек чарасы барышында шәһәрнең өч җәмәгать туклануы оешмасында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактлары ачыкланган. Әлеге оешмаларның хуҗаларына карата административ тикшерү үткәрелә. Аларга 4тән 5 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International