Авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли

2015 елның 26 сентябре, шимбә

Бер үк вакытта шәһәребезнең 3 урынында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды. Тукай, Менделеев, Әгерҗе, Мамадыш районнары һ.б. фермерлары үзләренең товарларын кулланучыларга тәкъдим итте. Ярминкәләр  "Южный" агросәнәгать комплексында, Галиәсгар Камал бульвары һәм Сарман трактында үткәрелде. Аларда ит, йомырка һәм яшелчә бәясе республикабызның Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән бәяләрдән арттырылмады. Кагыйдәләргә буйсынырга теләмәгән эшмәкәрләргә исә ярминкә мәйданчыкларыннан китәргә туры килде.

 Кишер бәясе -15 сумнан артмый, бәрәңге  - 12 сум чамасы. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кушуы белән әнә шундый тарифлар билгеләнде. Ярминкә бәяләренә куллану базары һәм хезмәтләр күрсәтү идарәсе белгечләре күз-колак булып тора.

- Яримнкә башлануга, безгә, шундый-шундый бәяләр куясыз, диделәр. Хакимият вәкилләре  ярминкә беткәнче  биредә булып, безнең хәлләрне дә белешеп тора, - ди сатучы  Владимир Захаров.

Ә инде “өстән” билгеләнгән бәяләр күңелләренә хуш килеп җитмәгән эшмәкәрләр, товарларын төяп, ярминкәдән китеп барды. Әмма мондыйлар – бармак белән санарлык кына. Асылда сатучылар бәяләргә риза.  Шулай булмый, алар үзләренең танышлары һәм авылдашларына тагын да түбәнрәк бәядән ләбаса.

-Өч литрлы балның бәясе -  1300-1500 сум. Сыйфатлы  һәм чагыштырмача очсыз булганга, халык ала. Быел бал күп булмаса да, бәясе артык “тешләми”, - ди сатучы  Нурулла Гыймазов.

Ярминкәләр башланды гына әле. Шуңа күрә Чаллы халкы күзенә чалынган бар нәрсәне шундук сумкасына шудырырга ашыкмый. Башта бәяләрне бик нык барлый.

-  Биредә очсызрак, әлбәттә.

- 16 кг сөяксез генә ит сатып алдык әле. 400 сумнан. Ите бик әйбәт. Бал да алдык.

- 200 сумнан ит сатып алдык. Ите әйбәт күренә, - дигәнрәк сүзләр әледән-әле ишетелеп тора.

Ә инде Сарман тракты буйлап оештырылган ярминкәдә кулланучылар хокукларын яклау буенча экспертлар да эшләде.

-Чара барышында автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләр куллану базары өлкәсендәге мәсьәләләргә бәйле квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә дә ия әле. Әйтик, сыйфатсыз яки яраклылык срогы чыккан товар сатып алганда, нишләргә? Моның ише сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр бүген шактый булды инде, ди Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль бүлегенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова.

Чаллыда ярминкәләр декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Ә инде 3 октябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату Шамил Усманов проспектында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International