Бүген Татарстанда “Аеклар бәйрәме” декадасы башланып китте. Аның кысаларында 16 сентябрьгә кадәр халыкның сәрхушлеккә бирелүен кисәтү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау чаралары үткәреләчәк. Шул ук вакытта хәмернең законсыз әйләнешенә каршы көрәш тә дәвам итә. Чаллыда Яңа шәһәр кафеларының берсендә лицензиягә ия булмаган килеш хәмер сатканда “кармак”ка эләккәннәр. Нәтиҗәдә кафе хуҗаларына 6,5 литр күләмендә хәмер продукциясеннән коры калырга туры килгән. Ә ГЭС бистәсендә тикшерүчеләр тагы да күбрәк законсыз хәмергә юлыккан.
Кичке рейдка дип билгеләнгән пунктларның берсе – ГЭС бистәсендәге “Энергетик” мәдәният йорты” тукталышындагы кафеның лицензиясе юк. Шуңа да карамастан, белгечләр биредә чит-ят кешеләрнең күзе төшмәслек итеп бик әйбәтләп яшереп куелган контрабанда хәмеренә тап булган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина: “Тикшерү барышында суыту җиһазы артында Казахстан Республикасында җитештерелгән “Парламент” аракысы табылды. Сату өчен күздә тотылганлыгы турында мәгълүматлары булмаганлыктан, әлеге продукция хуҗасыннан алынды”, - ди.
Өч атна дәвамында “кайнар линия” телефоны аша әлеге кафеның эшчәнлегенә карата берничә шикаять алынган. Шикаятьләрдә бәян ителгән мәгълүматлар, чыннан да, расланган. Спиртлы эчемлекләр сатуга рөхсәте булмаганлыктан, кафе хуҗасына 4 мең сум штраф чәпәгәннәр. Моннан тыш тиешле маркировкасыз хәмер табылу очрагы буенча аңа беркетмә дә тутырганнар әле.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы бүлеге начальнигы Наталья Кукушкина: “Казахстан җитештергән хәмер продукциясен Татарстан Республикасы территориясендә сату һәм ваклап сатуга кую законга каршы килә, продукция законсыз әйләнештә йөри, дигән сүз бу” - дип белдерде.
Шулай итеп, Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре биредә лицензиясез сатыла торган 0,5 литрлы 37 шешә хәмерне тартып алган. Бу шешәләр, конфискацияләнгән башка эчемлекләр кебек үк, Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәреләчәк.