Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү максатыннан даими рәвештә оператив чаралар үткәреп килә.
“Кайнар линия” телефоны аша алынган мәгълүматлар буенча, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш кысаларында, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү максатыннан чыгып, Әлмәт шәһәрендәге бер склад бүлмәсенә тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында Әлмәт шәһәрендә яшәүче берәүдән Казахстан Республикасында җитештерелеп, Россия Федерациясенең акциз маркалары белән маркировкаланмаган 180 литр күләмендә «Кристалл» аракысы алынды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “кайнар линия” аша алына торган хәмер продукциясенең законсыз әйләнеше турында хәбәрләр буенча, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, үз карамагындагы районнарда тикшерү үткәреп, тиешле чаралар күреп килә.