Керем артыннан куып...

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Түбән Камада яшәүче Р.И. Минхәйдәров легаль булмаган хәмер продукциясе ташыган өчен  менә инде өченче тапкыр тоткарланды. Бу егет законны да, аны бозган өчен күздә тотылган җаваплылыкны да белә, шул ук вакытта законны санга сукмавын  дәвам итә.  Ни кызганыч, табыш артыннан куу  моның ише адәмнәрне гамәлдәге законнарны бозудан туктатып кала алмый шул.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз ташуга киртә кую эшендә полиция хезмәткәрләре белән иңгә-иң торып эшли. Сентябрьдә, административ тикшерүләр үткәрү өчен, территориаль органга Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган хәмер продукциясе, шул исәптән Казахстан аракысы һәм коньягы, шулай ук 4 литрлы канистрларда чыгышы мәгълүм булмаган спиртлы сыекча ташыган гражданнарга карата 5 материал алынды. Ачыкланган фактлар буенча административ тикшерүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International