Хокук бозучылар һәм бурычлыларга каршы киң колачлы көрәш

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Азнакай шәһәрендә, алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү максатыннан чыгып, автомобильләрне уртак тикшерү оештырылды. Уртак тикшерүдә, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.

Әлмәт шәһәрендә исә бурычлыларны “аулау” башланды. Суд приставлары һәм автоинспекторлар “Юл приставы” дигән уртак операция үткәрә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ штраф түләмәгән бурычлы кешеләрнең һәммәсе буенча мәгълүматлар тапшырды.  Штрафларны түләтүдә мондый ысулның иң нәтиҗәле ысул булып торуын билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International