Әлеге закон проекты бюджетның керем өлешен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүмат - сыра җитештерүнең чынбарлыктагы күләмнәрен билгеләү мөмкинлеге биргән булыр иде, диелә закон проектына кушып бирелгән материалларда.
Җомга көнне Дәүләт Думасы елына 100 мең декалитрдан артыграк күләмдә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүне лицензияләү турында закон проектын кире какты. Дәүләт Думасына закон проектын 2014 елда КПРФ фракциясе депутатлар төркеме керткән иде. “Закон проектында елына 100 мең һәм аннан күбрәк күләмдә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү өчен төп технологик җиһазда сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүне һәм әйләнешен (ваклап сатудан тыш) лицензияләүне кертү тәкъдим ителгән”, - диелә закон проектына кушып бирелгән документларда. Авторлары фикеренчә, закон проекты сыра продукциясен җитештерүгә контрольлекне көчәйтү, бюджетның керем өлешен формалаштыру өчен кирәкле мәгълүматлар – сыраны чынбарлыкта җитештерү күләмен төгәл итеп билгеләү, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеге бирер иде.
Икътисадый сәясәт комитеты бәяләмәсендә, гамәлдәге закон нигезендә, җиһаз җитештерү күләме турында мәгълүматларны тапшыру средстволарына - бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасына (ЕГАИС) тоташтырылырга тиеш (җитештерү егәрлеге елына 300 мең декалитрдан артмаган предприятиеләрдә сыра җитештерүдән тыш), дип билгеләп үтелә. “Закон проекты нигезендә 100 мең декалитрны лицензияләү таләбенә эләкмәгән җиһазның егәрлеген чикләү бераз зуррак егәрлектәге – 300 мең декалитрга кадәр егәрлектәге җитештерүчеләрдә, ә аларга...билгеле бер ташламалар билгеләнгән, тискәре чагылыш табар дип уйлыйбыз. Шул сәбәпле закон проектындагы әлеге тәкъдим өстәмә фикер алышу һәм нигезләүне таләп итә”, - диелә бәяләмәдә. Моннан тыш комитетта билгеләп үтүләренчә, алкогольле продукциянең сыйфатын контрольдә тоту һәм сыра, сыра эчемлекләрен җитештерү, әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү лицензияләүгә караганда да нәтиҗәлерәк ысуллар белән хәл ителергә мөмкин. Аерым алганда, Дәүләт Думасы ЕГАИСтан файдалану нигезендә сыра һәм сыра эчемлекләрен сатып алу, саклау, җибәрү күләмнәре учетын гамәлгә керткән Хөкүмәт законын кабул итте.