«Росалкогольрегулирование» шампан шәрабенә минималь ваклап сату бәяләрен билгеләргә тиешле Хөкүмәт карары проектын эшләүнең рәсми процедурасын башлап җибәргән, дип хәбәр итә "Российская газета".
“Илебезнең күбекле шәрабләр (шампан шәрабе) базарындагы төп проблемаларның берсе – ГОСТ буенча җитештерелгән продукциягә караганда арзанрак бәядән сатыла торган ялган продукциянең күп булуы”, - диелә аңлатма язуында. Кибетләрнең шампан шәрабен билгеле бер бәядән очсызракка сата алу мөмкинлегенә ия булмавы хисабына ялган продукция җитештерүчеләрне бәя өстенлегеннән мәхрүм итү, нәтиҗәдә ялган продукциянең өлешен киметү күздә тотыла.
Бер шешә шәраб яки шампан шәрабенең күпме торачагы әлегә билгесез. Документны 2015 елның декабрендә гамәлгә кертү күздә тотыла.
Ведомство 2012 елда шампан шәрабенә минималь бәяләр билгеләү буенча боерык проектын эшләгән иде инде. Ул чагында 0,75 л сыешлыктагы бер шешәнең минималь бәясе җитештерүчедә - 95 сум, күпләп сату оешмаларында – 104,5 сум, ваклап сатуда - 115 сум итеп билгеләнгән иде. Әмма Икътисадый үсеш министрлыгы, боерыкны кабул итү тармакка артык зур басым ясауга китерергә мөмкин, дип, проектка тискәре бәяләмә бирде. Моннан тыш “Росалкогольрегулирование”нең катылыгы 28% тан кимрәк булган хәмергә минималь бәяләр билгеләү вәкаләтләренә ия булмаганлыгы ассызыкланды.
2015 елның гыйнварында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев “Алкогольле продукциягә бәяләрне дәүләти җайга салу турында” карарны имзалады. Әлеге карар нигезендә “РАР” әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 28% тан күбрәк булган алкогольле продукциягә, шулай ук Россиядә җитештерелгән яки аның территориясенә кертелгән шәрабка һәм күбекле шәрабка (шампан шәрабе) минималь бәяләр билгеләү хокукы алды. Әлеге чара “легаль төстә җитештерелгән шәраб продукциясенең көндәшлеккә сәләтен тәэмин итү, намуслы хуҗалык итүче субъектларның мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бирәчәк, Россиядә шәраб җитештерүне үстерүгә ярдәм итәчәк”, - диелә документның рәсми аңлатмаларында.