Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы һәм хезмәткәрләре Өлкәннәр көнендә Асадуллиннар гаиләсендә булды. Гаиләнең һәр әгъзасына нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләп, бүләккә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Чәй өстәле янындагы әңгәмә чын мәгънәсендә гаиләдәгечә, бик җылы килеп чыкты. Илһамия апа һәм Наил абый тормышларындагы хәтер-хатирәләр белән уртаклашты, кунакларны тәм-том һәм җиләк-җимеш белән сыйлады. Асадуллиннар гаиләсе кунаклар килүгә бик шат булып, үзләренә күрсәтелгән игътибарга чын күңелдән рәхмәт сүзләре ирештерде.