Халыкара өлкәннәр көне

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне – бик матур һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Аларга үзебезнең чиксез яратуыбызны, рәхмәтебезне белдерә торган бәйрәм.

Бүген Казан шәһәрендә, шулай ук территориаль органнарда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннары өчен, бүләкләр тапшырып, бәйрәм чаралары оештырылды. Шулай итеп, ветераннарга структур подразделениеләр  колллективлары белән очрашу, оешманың хәзерге вакыттагы эше белән танышу, һөнәри тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеге бирелде.

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең структур подразделениеләре начальниклары, гадәттәгечә, структур подразделениеләр тирәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларны котлап, аларга открыткалар һәм бүләкләр тапшырды.

Үз тормышыгызда кешеләр файдасына кылган һәм алга таба да кылачак барлык  изге гамәлләрегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез һәм  сезгә эчкерсез рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Якыннарыгызның, туганнарыгыз, күршеләрегезнең һәм гомумән, тирәгездәге барча кешенең ихтирам-хөрмәтенә күмелеп, хәер-рәхмәтен тоеп яшәгез!

Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле тыныч тормышта озын-озак яшәвегезне, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын, күңелегезнең беркайчан да сүрелмәвен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International