Өлкән буынга – ихтирам-хөрмәт

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Азнакай шәһәрендә билгеле бер темаларга багышланган класс сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар, өлкән яшьтәге гражданнарга адреслы ярдәм һәм шефлык ярдәме күрсәтү буенча акцияләр үткәрелеп килә. Өлкәннәр көнендә исә хәйрия акцияләре, очрашулар, ветераннарны котлау, концертлар була.

2015 елның 1 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре өлкәннәр белән очрашу уздырды. Өлкәннәр көнен үткәрүнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән буын вәкилләренең проблемаларына, тулаем җәмгыятьнең демографик картаюына, шулай ук “гомер көзе”нә кергән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлекләренә җәлеп итү.

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре очрашуда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 12 предприятиенең ветераннарга ташламалы бәядән хезмәт күрсәтүе: парикмахер салоннарында  - 30% һәм аннан да күбрәк ташлама ясалуы, мунчада бушлай юыну мөмкинлеге, пенсионерларга ярминкәләрдә сатып алынган товарларын өйләренә бушлай китерү мөмкинлеге турында сөйләде.

Әлеге бәйрәм  - сезгә, өлкән буын вәкилләренә чиксез рәхмәтләребезне, ихтирам-хөрмәтебезне җиткерү көне. Сез  - безнең укытучыларыбыз һәм остазларыбыз, сез -  илебез горурлыгы.

Өлкәннәребезгә  бик зур тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклек хас. Безнең өчен үрнәк булып хезмәт итә, тормышта килеп чыккан катлаулы хәлләрдә үзләренең зирәк киңәшләре белән һәрвакыт ярдәмгә килә торган кешеләр бу. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм фәкать кояшлы матур көннәр генә телибез!”-дип, җылы котлау сүзләре дә ирештерелде.

Кунаклар өчен чәй мәҗлесе һәм ретро-биюләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International