Пенсионерларны өйләренә барып котладык

2015 елның 2 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Өлкәннәр көнендә Лениногорск шәһәрендә яшәүче пенсионерларны өйләренә барып котлады.

Кайбер пенсионерлар, олы яшьтә булулары яки чирләп торулары сәбәпле, бәйрәм чараларына һәм очрашуларга килә алырлык хәлдә түгел иде. Шуны истә тотып, Лениногорск муниипаль районы башкарма комитеты, бер генә өлкән кеше дә игътибардан калмасын өчен, пенсионерларны өйләренә барып котларга карар итте.  Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре бу чарада бик теләп катнашты.

Пенсионерлар үзләренә карата күрсәтелгән игътибар-хөрмәткә бик сөенде. Аларга эчкерсез теләкләребезне җиткердек: саулык-сәламәтлек, озын гомер теләдек.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International