Алтын фондыбыз көне

2015 елның 2 октябре, җомга

Тарихка күз салсак, Өлкәннәр көне инде ХХ гасырда  ук Европа илләрендә билгеләп үтелгән, бераздан  әлеге традицияне  Америка күтәреп алган. 1990 елда исә ул Халыкара көнгә әйләнеп, Россиядә дә бәйрәм ителә башлады.

Өлкәннәр көнен билгеләп үтүнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын тагын бер тапкыр өлкәннәр проблемаларына, аларның кичерешләренә җәлеп итү.  Өлкән буын вәкилләре үз гомере  эчендә җәмгыятебезне үстерүгә лаеклы бик тә лаеклы өлеш керткән бит!

Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина, өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләүгә багышланган чаралар кысаларында, Чаллы шәһәре ветераннарының өйләренә барып килде. Җитәкчебез аларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр, тәм-томнар тапшырды, саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм рухы, якыннарының күңел җылысын теләде.

Шул ук вакытта Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең “Хезмәт ветераннары өчен пансионат”та ял итүчеләрне котлап, аларны тәм-томнар белән сыйлады.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Виктория  Чорний шигыре юлларын бүләгебез сыйфатында кабул итсәгезче!

В волосах – серебряные нити,
Ясный взгляд из-под прикрытых век...
«Пожилой»? Ну что вы, посмотрите:
Умудренный жизнью человек!

В этот день октябрьский радушный
Вспомните людей почтенных лет.
Возраст – он ведь виден лишь снаружи
А в душе – все тот же яркий свет!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International