Ресторан идарәчесе, тикшерү килеп төшәр, дип уйламаган

2015 елның 2 октябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгы, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм аңа юл куймау максатыннан чыгып, даими рәвештә оператив чаралар үткәреп килә.

Тик  бер ресторан идарәчесе сентябрьнең соңгы көнендә оешмасына йөдәткеч шул контрольлек итүче органнар килеп төшәрләр дә лицензиясез генә хәмер сату фактын билгеләрләр дип уйламаган, күрәсең.

Шулай итеп, биредә « Вилла Бланка», «Санто Стефано» шәраб эчемлекләрен, «Токай платиновое» һәм «Токай золотое мушкато» шәрабләрен сатудан алырга туры килде.

Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Ваемсыз эшмәкәргә карата җәза чарасын  алга таба суд билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International