Бөгелмә шәһәрендә өлкәннәр өчен чаралар булды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

2015 елның 2 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә Бөгелмә шәһәре Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында “Экстремистлыкка, террорчылыкка  - юк, дибез!” дигән темага Бөгелмә шәһәрендә яшәүче өлкәннәр өчен лекция үткәрде. Чарада өлкән буын вәкилләренә экстремистлыкка каршы торуның гади генә өч кагыйдәсе аңлатылды.

Беренче кагыйдә – экстремистлык гамәлләрендә берничек тә катнашмаска!  Кызыктыргыч лозунглар һәм матур өндәмәләргә мөкиббән китеп алданмаска!

Икенче кагыйдә – үзегезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуларын теләсәгез, тирәгездәгеләргә дә шундый ук мөнәсәбәттә булырга.

Өченче кагыйдә – үзара ихтирамлы, толерантлы булырга. Үзегезгә охшамаган кешеләргә карата сабыр мөнәсәбәттә булырга.

Өлкәннәргә “Ничек террорлык акты корбаны булмаска?” дигән белешмәлекләр өләшенде.

 Моннан тыш лекциядә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җаваплар да бирелде әле. Чара кысаларында өлкәннәргә кулланучы буларак аң-белмнәрен үстерү максатыннан брошюралар өләшенде.

Үткәрелгән чара, анда күтәрелгән темалар өлкән буын вәкилләре күңеленә бик хуш килде. Гомер көзе”нә аяк баскан  кешеләр белән очрашуларыбыз алга таба да дәвам итәчәк.

2015 елның 1 октябрендә Бөгелмә муниципаль районының Яңа Александровка авылында, Өлкәннәр көненә багышлап, гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде. 3 гражданинга кулланучылар хокукларын яклау буенча консультация бирелде.

Моннан тыш 2015 елның 1 октябрендә Бөгелмә шәһәренең үзәк базарында өлкән яшьтәге гражданар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрү нигезендә дежур тору оештырылды. Чарада 2 пенсионерга киңәш бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International