Законны белмәү аянычлы нәтиҗәләргә китергән

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү максатыннан даими рәвештә оператив чаралар үткәреп килә.

 Мобиль төркем сентябрьнең соңгы көнендә «Paradise» ресторанында (адресы: Алабуга ш., Тынычлык пр., 35 й.) лицензиягә ия булмаган килеш алкогольле продукцияне сату эшчәнлеген алып бару фактын ачыклады. Законга каршы килеп бизнес оештырган хосусый эшмәкәр алкогольле продукцияне сату өчен теркәү палатасында сәүдә объектына аренда килешүен теркәү дә җитә дип уйлаган икән. Ул фәкать тикшерү барышында гына алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен нинди документлар кирәклегенә төшенде.

Әмма законны белмәү җаваплылыктан коткармый. Хосусый эшмәкәргә РФ КоАП 14.1 статьясындагы 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә тутырылды. Документ Татарстан Республикасы Арбитраж судына җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International