Әлмәт районында төнге сәгатьләрдә алкогольле продукцияне ваклап сатуны кисәтүгә юнәлдерелгән рейдлар үткәрелеп килә. Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, Төзүчеләр проспектында урнашкан кибетләрнең берсендә сатып алучыларны тәүлек әйләнәсендә якты йөз белән каршы алганнар. Клиентлары да кибетне урап уза алмаган. Аеруча төнгә таба күбекләнеп торган эчемлеккә мөкиббән китүчеләр. Сатучылар да, хәлләренә кереп, аларга сыраны көне-төне сатканнар. Тик сәрхушләргә караңгы чырай күрсәтә алмаган сатучылар һәм кибет хуҗасы законга каршы килеп хәмер белән сәүдә итү эшчәнлеген озак дәвам итә алмаган. Сәүдә ноктасына Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм хокук саклау хезмәткәрләре тикшерү белән килеп, законны санга сукмаучыларның планнарын бозган. Шулай итеп, административ хокук бозу турында беркетмә тутырылган.
Закон нигезендә, җирле вакыт буенча кичке 22.00дән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүнең тыелуын исегезгә төшерәбез. Дәүләт алкоголь инспекциясе алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм сату турында мәгълүматларга ия булган барча кешедән түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүне сорый: Әлмәт ш., Гафиятуллин ур., 26 (яки телефон аша: (8553) 22-21-33).