Кемнең чикләвеге?

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскида 300 кг  чамасы (барлыгы 166500 сумлык) азык-төлек сатудан алынды.
Быелның 7 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы  хезмәткәрләре Лениногорск шәһәре базарында саклау вакыты чыккан азык-төлек һәм маркировкасы, эшләп чыгару датасы, яраклылык сроклары турында мәгълүматлары булмаган продукция сату фактын ачыклады.
Хуҗалык итүче субъект, яраклылык срогы чыгуын белә торып, товарын сатуны дәвам иткән. Товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматлар да күрсәтелмәгән килеш бит әле! Баксаң, сатучы, милләтләре һәм кесә телефоны номерларыннан кала, товарны җитештерүчеләр һәм китерүчеләр турында да берни белми булып чыкты.  

Сатучының раславынча, пластик шешәләрдә - “чикләвектән кара май”. Әмма бу продукциянең, чыннан да, маймы икәнлеген белеп булмый, чөнки шешәсендә бернинди дә мәгълүматлары күрсәтелмәгән. Капчыкларда сакланыла торган кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, көнбагыш, арахис, фисташка, миндаль, кешью, әстерхан чикләвекләре, күрәгә, хөрмә, йөземнең дә ни маркировкасы,  ни җитештерү датасы, яраклылык срогы, җитештерүчесе турында мәгълүматлары  юк.

Моннан тыш тикшерү барышында 80шәр сумлык 18 шешә гранат согының, 40ар сумлык 114 данә казинакның инде август аенда ук срогы чыкканлыгы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International