2015 елның 25 сентябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеченең уртак рейды барышында товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә, акциз маркалары да ялганга охшаш булган хәмер продукциясен ташу факты ачыкланды.
Кукмара яныннан узучы юлда гражданин А.А.Ивановның «IVECO» маркалы йөк автомобиле фургонын тикшерү барышында 0,5әр литрлы 6524 шешә «REMY MARTIN» коньягы, 1әр литрлы 3456 шешә «MARTINI BIANCO» шәрабе, 0,5әр литрлы 6300 шешә «Флотоводец черноморский аракысы табылды. Шулай итеп, барлыгы 9868 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен хуҗасыннан алырга туры килде.
Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.