Әсәрләндергән бәхет йолдызы

2015 елның 9 октябре, җомга

Язмабызда бәян ителәсе хәлнең В. Мотыль фильмындагы декабристлар һәм аларның хатыннары язмышы белән бернинди дә уртаклылыгы юк анысы.

Сүзебез  - «Йолдыз» кибете турында.

2015 елның 6 октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Әгерҗе районы башкарма комитеты хезмәткәрләре белән берлектә ваклап сату объектларына мониторинг барышында «Йолдыз» кибетендә (Әгерҗе районы Исәнбай авылында) лицензиясез генә, федераль махсус маркалары ялганга охшаш 43 шешә «Белая береза» хәмеренең ваклап сатуга чыгарылганлыгын ачыклады. Әлеге продукция сатудан алынып, хосусый эшмәкәр И.Р. Самсоновага карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Гомумән алганда, октябрьнең беренче атнасында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 11 очрагын ачыклады,  138,75 литр күләмендә алкогольле продукция әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International