“Фиалка”да - “Кристалл”

2015 елның 9 октябре, җомга

Сентябрь аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре җәмәгать туклануы предприятиеләрендә бәйрәм банкетлары үткәрелгәндә легаль булмаган хәмер продукциясе куллану-кулланмауны ачыклау максатыннан рейдлар үткәрдеӘйтергә кирәк, алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензиягә ия булган предприятиеләрдә легаль булмаган хәмер әйләнеше очраклары билгеләнмәде.

Ә менә Түбән Кама шәһәрендә «Фиалка» ҖЧҖнең «Фиалка» кафесындагы банкет өстәлләренә Казахстан Республикасында җитештерелгән «Кристалл» аракысы (билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган 16 шешә аракы) куелганлыгы ачыкланды. Легаль булмаган хәмер сатып алып, туй банкетына заказ биргән Р.Х. Сәлимовага карата административ тикшерү башланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International