Әлмәттә хәмерле энергетиклар сатучыларны штрафлар көтә

2015 елның 9 октябре, җомга

Татарстанда хәмер эчемлекләрен сатарга ярамый. Дәүләт Советы депутатлары тиешле закон проекты кабул итте бит. Быелның 4 сентябреннән тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сату тыела. Әлеге закон кока-кола һәм спрайт ише хәмерсез эчемлекләргә, шулай ук сырага һәм сыра нигезендә эшләнгән коктейльләргә генә кагылмый.

Аз хәмерле энергетикларны зурлар гына түгел, үсмерләр дә бик нык куллана башлады. Законга үзгәрешләр нәкъ менә сәламәтлекләре турында уйламыйча хәмерле энергетикларда “утыручы” яшь буынның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән кертелде дә инде.

Бернигә дә карамастан, алкогольле энергетикларны кибет киштәсенә куярга карар иткән намуссыз эшмәкәрләрне зур штрафлар һәм товарларын конфискацияләү көтә. Энергетикларны ваклап саткан өчен, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләп һәм конфискацияләмичә, вазыйфаи затларга биштән ун мең сумга кадәр; юридик затларга илледән йөз мең сумга кадәр административ җаваплылык күздә тотылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International