Әлмәт районында яшәүчеләрдән иминлек таләпләренә җавап бирмәгән продукция сатуда шикләнелә

2015 елның 9 октябре, җомга

Әлмәт районы Колшәрип авылында яшәүче 28 яшьлек ике ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Алардан, алдан килешенеп, бер төркем затлар тарафыннан иминлек таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, сатуда һәм хезмәтләр күрсәтүдә шикләнелә.

Хәзерге вакытта дәлилләр җыю һәм аларны ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, 2015 елның 16 июнендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының  Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт районы Колшәрип бистәсендәге Яшьләр урамында  бер йорт янында оператив-эзләү чаралары үткәрү барышында шиккә алынган шул ир-атларның берсеннән акциз маркалары булган,  0,5 литрлы 20 шешә (бер тартма) «Пять озер» аракысын сатып алган.

7 сентябрьдә полиция хезмәткәрләре шиккә алынган затлардан 0,5 әр литрлы сыешлыкта  100 тартма (һәркайсында – 20шәр шешә) «STOLICHNAYA» аракысын сатып алган. Ир-атлар әлеге товарлары өчен 300 мең сум түләткән. Моннан тыш берсе, алга таба «Парламент» аракысы белән тәэмин итү максатында, задаток рәвешендә тагын 110 мең сум алып калган.

Тиз генә баерга ниятләгән бу ир-атларның товарны озату документларына да, туры килү сертификатларына да, шулай ук алкогольле продукцияне РФ территориясендә сатып алу, саклау һәм җибәрү өчен лицензиягә дә ия булмаганлыклары билгеләнде.

Экспертлар тикшеренүе актына караганда, әлеге спиртлы сыекча кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен иминлек таләпләренә җавап бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International