Зеленодолда халык телендә “фанфурик”лар дип йөртелә торган 100 мл сыешлыктагы савытларга тутырылып сатылучы парфюмерия-косметика максатындагы спиртлы сыекчалар әле һаман билгеле бер категория кешеләре өчен алыштыргысыз эчемлек булып торуын дәвам итә. Гәрчә аны эчемлек сыйфатында куллану аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булса да...
Игътибарлы, ваемлы гражданнарыбыздан Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодол районы бүлеге, Зеленодол районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы “кайнар линия” телефоннарына әнә шундый спиртлы сыекча сату фактлары турында хәбәрләр бик еш алынып тора.
Әйтергә кирәк, телефон аша алынган бер генә мөрәҗәгать тә тикшерелми калмый. Полиция хезмәткәрләре, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре һәм Зеленодол муниципаль районы хакимияте вәкиле шундый мөрәҗәгать эзе буенча барып, бер кибеттә (адресы: Зеленодол ш., Степная ур., 8 й.) 5252 данә «Березовые почки» косметика лосьонының сатуга куелганлыгын ачыклады. Сатудагы спиртлы продукция шундук тикшеренүгә җибәрелде. Моннан тыш продукциянең бер өлешенә товарны озату документларының (товар әйләнешенең легальлеген раслый торган документлар) булмаганлыгы да билгеләнде.
Бу җәһәттән административ тикшерү алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы