Көзен күңелләребездә тирән ихтирам хисләре уяткан, “рәхмәт” сүзен кабат-кабат әйтү теләген барлыкка китергән, кешеләргә карата үтә дә итагатьле, игътибарлы булуны таләп иткән гүзәл бер бәйрәм бар. Россия Федерациясендә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне бу.
Чаллы территориаль органы Өлкәннәр декадасы кысаларында шәһәребездә яшәүче озын гомерле ун әби-бабайга котлау оештырды. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре аларны өйләренә килеп котлады. Ветераннарның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шөкер, озын гомерле әби-бабайларыбызның һәркайсы көр күңелле, алар якыннарының кайгыртуын, җылысын тоеп, рәхәтләнеп яши.
Хөрмәтле өлкәннәребез!