Закон бозып, аракы сатып баерга җыенган

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлеге һәм Лениногорск районы башкарма комитеты хезмәткәрләре уртак рейд барышында хосусый эшмәкәр Г.И. Абдуллинның «Еда»  кибетендә  (Лениногорск ш., Кутузов ур., 25 й.) 43,2 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатудан алды. Тәгаенләп әйткәндә, болар:

-  биш литрлы 4 канистр спирт;

- билгеләнгән үрнәктә маркировкасы булмаган 50 шешә «Царская охота» аракысы;

- 1 шешә «Трактория» аракысы;

-  95% лы этил спирты;

-  75% лы  «Хлебная люкс» косметика лосьоны.

Югарыда телгә алып үтелгән продукцияне легаль булмаган әйләнештә йөртү ачыкланды: хосусый эшмәкәрнең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе һәм товарны озату документлары юк. Хәзерге вакытта хәсрәт эшмәкәргә карата административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International