Сарманда чаралар булып узды

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

Иртәме-соңмы, барыбыз да картая. Котылгысыз бу.  Тик картлыкның да үз өстенлекләре бар: тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплыйсың, социаль кайгыртуны тоеп,  балалар-оныкларның кадер-хөрмәтен күреп яшисең. XX гасыр азагында нәкъ менә өлкәннәрне социаль яклау ярдәмендә аларның бәйрәме пәйда булды да инде.

Районыбызда өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр күрсәтү буенча бик зур эш алып барыла. Барлык учреждениеләр дә өлкән буын вәкилләрендә кызыксыну тудырырга, аларны үзләренә җәлеп итәргә тырыша. Өлкәннәр декадасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н. Зарипова, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы ТР Сарман муниципаль районының “Шәфкатьхалыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу үткәрде. Иң элек Халыкара ихтирам-хөрмәт, шулай ук Укытучылар көне уңаеннан котлаулар булды. Чөнки ял итүчеләр арасында җәмгыятебезнең этәргеч көче булып торган, абруйлы, белемле, зыялы пенсионер укытучылар да бар иде.

Ә инде очрашуның лекция өлешендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылды. Шуннан очрашу әңгәмә рәвешенә күчеп, күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Сатучы белән кулланучы арасында килеп туу ихтималы булган бәхәсле хәлләр һәм аларны хәл кылу юллары каралды. Өлкәннәргә мәгълүмати материаллар  - буклетлар һәм «Пульс» газетасы бушлай өләшенде.

Очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы булды. “Шәфкать хезмәткәрләре һәм үзәктә ял итүчеләр  рәхмәт сүзләре җиткереп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.

   Шул ук көнне гражданнарны күчмә кабул итү, хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактика чарасы да үткәрелде әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International