Чәчәккә сырышкан бал кортлары кебек...

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

 Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә “Кама Аланы” эчке эшләр бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләреннән торган мобиль төркем тарафыннан халык куллануы товарлары бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрү барышында хосусый эшмәкәр З.П. Игнатьеваның «Медок» киоскында товарны озату документларыннан башка гына «Свежесть» сериясеннән «Этиловый» косметика лосьонын сату факты ачыкланды. Әйтергә кирәк, әлеге ханым, шундый ук хокук бозган өчен  бер ел эчендә өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылган инде.

“Салырга” яратучы күп кенә ирләр, бал кортлары чәчәккә сырышкан кебек, әлеге киоск янына каеру ягын карый. Сатучы әйтүенчә, «Этиловый» лосьоны тәнгә сөртү өчен сатып алына. Кама Аланында яшәүче ирләрнең кинәт кенә тән тиресе матурлыгы турында кайгырта башлаулары кызык, әлбәттә... Әмма кайберәүләренә “матурлык” артыннан йөрүләренең хастаханә ятагында тәмамлануы гына кызганыч.  Хәтта ки белгечләр сәүдә залында  закон бозу буенча материаллар рәсмиләштергәндә дә киоск яны “әҗәл даруы” эзләп йөрүчеләрдән өзелмәде.

Моның ише лареклар һәм павильоннарда спиртлы лосьоннарны кырып-себереп алалар. Сатучылар, халыкның билгеле бер категориясенең мондый продукцияне нинди максатта алуларын һәм аны куллануның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималын бик яхшы аңласа да, кешелеклелек дигән сыйфатны онытып, табыш артыннан кууларын дәвам итә.

 Документларсыз гына спиртлы сыекча сату факты буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International