Бүген Казанда Төркия Республикасының Генераль илчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Кайгы уртаклашулар китабына Әнкарадагы террорлык актларына бәйле рәвештә Төркия халкына кайгы уртаклашу сүзләрен язып калдырды.
“Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе (Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе) коллективы, быелның 10 октябрендә Төркия Республикасы башкаласы Әнкарада бернинди гаепсез дистәләрчә кешенең гомере өзелүгә китергән рәхимсез террорлык актына бәйле рәвештә Төркия халкының кайгысын уртаклаша. Бу фаҗигадә Төркия халкы белән, зыян күрүчеләр, җәрәхәтләнү-имгәнүчеләр, якыннары һәм туганнарын югалтучылар белән бергә без. Һәлак булганнарның урыннары җәннәттә булсын, җәрәхәтләнгәннәр тизрәк аякка бассын”.