2015 елның 13 октябрендә Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле бүлеге, «АрхГрадСтройКонтроль» МБУ бүлеге һәм Лениногорск районы башкарма комитеты хезмәткәрләре уртак рейд барышында хосусый эшмәкәр Л.Г. Довичеваның «Соседушка» кибетендә (адресы: Лениногорск ш., Куйбышев ур., 44 й.) 11,78 литр күләмендә (0,99 мл сыешлыкта 119 данә) «Березовые почки» косметика лосьонын, товарны озату документлары булмау сәбәпле, сатудан алды.
Документларсыз спиртлы сыекча сату факты буенча административ тикшерү алып барыла.