2015 елның сентябрь-октябрь айларында Чаллы территориаль органы белгечләре Менделеев муниципаль районы хакимияте һәм Менделеев районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмауның 4 очрагын ачыклады. Әйтергә кирәк, законны шәһәрдә дә, авыл җирлекләрендә дә бозалар.
Алкогольле продукцияне тыелган вакытта сату сәбәпләрен ачыклаганда, сәүдә нокталары сатучыларының барысы да, сүз куешкандай, бу хәлне хәтере юклыкка сылтап калдырырга маташа: янәсе, иртәнге сәгать 10 га кадәр хәмер сатарга ярамаганлыгын оныткан...
Ә “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр турында һәм Татарстан Республикасы аерым законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” №10-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы 2010 елда ук кабул ителде бит инде... Бозмагыз аны!
Моннан тыш 2015 елның сентябрендә шәхси йортта “көмешкә” рәвешендәге ике шешә спиртлы сыекча сату факты ачыкланды. Хуҗабикә тагын 2 шешә көмешкәсен үзе китереп бирде. Шулай итеп, аннан барлыгы 2 литр чамасы көмешкә алынды.