Минзәләнең өлкәннәр йортында яшәүчеләрне Өлкәннәр белән котлау булды

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контрольлек-инспекция хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ләйсән Фатыйхова өлкәннәр декадасы уңаеннан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән очрашты.

Ул өлкәннәрнең барысын да бәйрәм белән котлап, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” буклетлар өләште. Шул ук көнне 5 нче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да бирегә килеп, әби-бабайларның күңелләрен күтәреп китте. Балалар аларга концерт куйды. Өлкәннәр нәниләрнең чыгышларын бик яратып, аларның һәммәсенә дәррәү кул чапты. Хәер, әби-бабайлар үзләре дә читтә калмады: баянга кушылып такмаклар җырлады, дөньяларын онытып биеде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International