Минзәлә сатучылары законны санга сукмый

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

 Минзәлә районы кибетләрендә сатучыларның алкогольле продукция сатуга кагылышлы законнарны ни рәвешле үтәүләре белән танышу максатыннан чыгып, полиция хезмәткәрләре катнашында даими рейдлар үткәрелеп килә.

 Баксаң, кайбер сатучылар, үсмерләргә хәмер продукциясе сатуның тыелуын белә торып, әле һаман закон бозуларны дәвам итә икән. Чираттагы рейд вакытында бер кафеда 18 яше тулмаган үсмергә сыра сату факты ачыкланды. Бу факт буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелеп, тиешле чаралар күрү өчен, җәмәгать судьясына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International