Хәзер аз хәмерле эчемлекләрне сатарга ярамый. Бу җәһәттән тиешле закон үз көченә керде. Бүген Министрлар Кабинетында үткән брифингта журналистларга әнә шул хакта сөйләделәр. Мондый эчемлекләрне куллану аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Хәбәрчебез Зилә Гарипова әлеге теманы җентекләп өйрәнде.
Зилә Гарипова, Ринат Сахибгәрәев
Табибларның раславынча, тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләр кыюлык, батырлык, яңа үрләргә көч-куәт бирүдән гайре нерв күзәнәкләре какшау, алҗыганлык һәм хәтта йөрәк авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Хәмер белән тонусны күтәрә торган матдәләр катнашмасы “гаепле” моңа. Мондый “йөкне” сау-сәламәт организм да күтәрә алмаска мөмкин.
КФУ фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы ассистенты Рөстәм Галәви:
- Составында кофеин булган продуктларга хәмерле матдәләр кушарга киңәш ителми, чөнки бик яман катнашма барлыкка килә. Мондый эчемлек берьюлы ике органга - үзәк нерв системасына һәм йөрәк-кан тамырлары системасына “суга”.
Энергетикларда хәмернең асылда сизелмәве зур куркыныч белән яный. Кофеин һәм хуш ис-тәм бирә торган башка матдәләр хәмернең барлыгын “яшерә”. Шуңа күрә алар ияләшү һәм хәтта бәйлелек барлыкка китерә.
Яшьләр, бигрәк тә балаларны мондый эчемлекләрдән йолып калырга кирәк. Нәкъ менә алар матур банкаларга һәм купшы реклама сүзләренә алданучан бит. Эчкәч, үзләрен исермәгән кебек хис итә. Шулай итеп, үзләре дә сизмәстән, сәрхушлеккә чыга.
КФУ фундаменталь медицина һәм биология институтының клиник медицинаның фундаменталь нигезләре кафедрасы ассистенты Рөстәм Галәви:
- Мондый аз хәмерле эчемлекләр артериаль кан басымы күтәрелүгә китереп, аритмиягә җирлек әзерләргә мөмкин. Кайбер очракларда үлем белән янаган халәткә - инфаркт һәм инсультка да китерү ихтималы юк түгел.
Татарстан – тонусны күтәрә торган аз хәмерле коктейльләр сатуны тыйган төбәкләр исәбендә хәзер. Закон үз көченә керде инде. Бүген кибет киштәләрендә мондый эчемлекләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмастыр, мөгаен.
Тулаем алганда Россиядә моның ише эчемлекләр сатуны тыйган закон юк әле. Шуңа күрә аңа ихтыяҗ да артканнан-арта. Башка илләрдә исә аз хәмерле энергетиклар бөтенләй сатылмый яки фәкать аптекаларда рецепт буенча гына сатыла.