Республика Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек идарәсе хезмәткәрләре ялган хәмер продукциясе сатучыларны тоткарлаган. Суррогат хәмер республика районнары кибетләрендә һәм барларда сатылган. Башкалабызның күпләп сату базарларыннан берсендә контроль сатып алу үткәрелгән. Полиция хезмәткәрләре биредә барлыгы 2 мең тонна чамасы спиртлы сыекча – якынча 220 мең сумлык аракы, коньяк, ром (төрле брендлардагы) сатып алган һәм хуҗаларыннан тартып алган. Моннан тыш полиция хезмәткәрләре алкогольле продукциягә нинди дә булса товарны озату документларының, туры килү турында сертификатларның һәм хәмерне сатып алуга лицензияләрнең дә юклыгын билгеләгән. Сатып алынган продукция үрнәкләре Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән. Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгаткан.