Лагерьлар мәктәптә каникул вакытында балаларның ялын кайгырткан бер мәлдә лагерьга бармый калганнар әти-әниләре эштә чагында ялларын үзләре ничек тели, шулай “кайгырта”.
Татарстанда күбрәк эчә башлаганнар. Җитмәсә әле, үсмерләр! Сәрхуш үсмерләр “армиясе” ел саен 150-180 кешегә артып бара. Инде 400 бала учетта тора. Спиртлы эчемлекләр белән шуның кадәр мавыгу аерым бер бала тормышын гына түгел, бәлки ил генофондын да бозарга мөмкин, дип чаң суга табиблар. Диана Мәхмүтова башкалабызда балалар арасында эчкечелек проблемасын өйрәнде.
Эчкечелек елдан-ел “яшәрә”. Бу афәттән әле биш ел элегрәк кенә үсмерләр җәфаланса, хәзер инде чират балаларга җиткән! Узган елда бөтенләй дә антирекорд куелган - Татарстанда хәмер бәйлелегеннән интегүче балалар саны 20 процентка диярлек арткан.
Республика наркология диспансеры баш табибының балалар наркологиясе буенча урынбасары Степан КРИНИЦКИЙ: “Эчкечелек – дәвалап булмый торган хроник чир ул. Бу авырудан котылган элекке бер генә сәрхуш тә юк. Хәмер кулланмаска, ремиссия чорын кичерергә мөмкин ул. Әмма авыруы ничек булган – шулай кала, психикасы да ничек үзгәргән – шулай кала, ягъни уңай якка үзгәрешсез кала”.
Балигъ булмаганнар буенча инспекторлар, уен-көлке өчен генә башлап җибәрелгән әйбернең коточкыч күренешкә – бәйлелеккә әйләнүен булдырмас өчен, көн саен урамнарда патруль үткәрергә мәҗбүр.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе “Япеево” полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Эльмира ШӘЙХЕТДИНОВА: “Хәмер кулланган чагында балаларның үз-үзен тотышы, фикерләре үзгәрә, шул сәбәпле алар җинаять кылырга да күп сорап тормый. Безнең бурыч – җинаятьне вакытында кисәтеп калу”.
Казанның “сәрхушләр картасы”н бик җиңел генә төзеп, ягъни иң күп эчә торган микрорайоннарны җиңел генә билгеләп булмый. Һәр районда 20ләп үсмер учетта тора. Шуңа да карамастан, шәһәр халкының күбесе кайда күбрәк эчүләрен белеп тора.
Кичке рейдка чыктык. Бер ханым ике дә уйламыйча үсмергә (безнең тарафтан махсус җибәрелгән үсмергә) бер шешә сыра сатты. Үсмерләр эчә, димәк! Ә ник эчә? Чөнки аларга хәмер сатуны бар дип тә белмиләр! Бернинди дә тыюларга һәм зур штрафларга карамастан!
Шуның белән бергә, Дәүләт алкоголь инспекциясендә үсмерләргә джин-тоникның зарарлы йогынтысыннан зар-интизар киләләр. Бу проблеманы закон чыгаручылар ярдәмендә хәл итүгә өметләнәләр. Башта әлеге хәмер эчемлекләренең яшьләргә зарарлы йогынтысын эксперт-медиклар бәяләячәк. Аннан – белгечләр. Бары тик шуннан соң гына мәсьәлә закон чыгаручылар карамагына күчәчәк. “Сатмаска кирәк” дигән фикерне алга сөрүчеләр күбрәк булса, аз хәмерле коктейльләр кибет киштәләреннән юкка чыгачак.
Хәзер Казан үсмерләре сыра белән бик мавыга. Аны аракыга караганда сатып алуы җиңелрәк. Шул ук вакытта сыра эчеп сәрхушләнү бала организмы өчен тагын да хәтәррәк. Сыра сатучыларга лицензия дә кирәкми. Шуңа күрә сатучылар аны югалтудан курыкмый. Ә менә аракы сату алар өчен бик зур “баш авыртуы”на әйләнергә мөмкин.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контрольлек-инспекция бүлеге начальнигы Татьяна ХАБИБУЛЛИНА: “Мондый очракта киштә артындагы сатучыга гына түгел, ә лицензиатка, ягъни юридик затка карата да беркетмә төзелергә мөмкин. Бу – зур күләмдә штраф салу белән беррәттән, судка кадәр тәртиптә лицензиядән 100 процентка коры калу куркынычын да аңлата.”
Штрафлар дигәннән, алар берничә тапкырга артты. Балигъ булмаган үсмергә бер тапкыр хәмер саткан гадәти гражданинга 30дан 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затка - 100дән 200 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Юридик затлар исә бөтенләй дә ярты миллион сум акчасыннан коры калырга мөмкин. Гәрчә, белгечләр әйтүенчә, үсмерләргә хәмер сатучыларны “кармак”ка эләктерүе бик авыр булса да.
Героебыз, исемен һәм тавышын үзгәртү шарты белән, үсмер чагында спиртлы эчемлекләр белән мавыгуының упкын читенә китерүе турында сөйләде.
Иван СЕЛЕЗНЁВ: “Зуррак балаларга карап, үземне дә шулар кебек кыюрак тотасым килде. Шулай итеп, әкренләп кенә мавыгуларым да үзгәрде. Укуны ташладым. Кичәләрдән, парклар, балалар бакчасы ишегалдында җыелышып утырулардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмый башладым. Башта аз хәмерле эчемлекләр кызыксындырса, соңыннан зур градуслылары гына кирәк булды”.
Хәмер әкренләп кенә баш миендә хаос тудырып, кешеләрне кирәкмәс гамәлләргә этәрә. Балаларның аңы исә бигрәк тә тиз томалана. Шуның аркасында рәхимсез җинаятьләр кылына. 6 ай эчендә Татарстанда исерек хәлдәге балигъ булмаган үсмерләр тарафыннан 72 җинаять очрагы теркәлгән!
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге подразделениеләренең эшчәнлеген тәэмин итү начальнигы урынбасары Илсөя НАСЫЙБУЛЛИНА: “Шул исәптән - 2 үтерү очрагы, көчләү һәм җенси характерда көч куллануның 2 очрагы, сәламәтлеккә авыр зыян салуның – 6, урлау, талау, машина урлауның 6 очрагы теркәлде”.
Икенче бер героебызның хәмергә бәйлелеге колония белән тәмамланган. Хәмер тәмен ул тәүге тапкыр мәктәптә татыган.
Эдуард ИВАНОВ: “Туктый алмыйча, әкренләп кенә наркотикларга күчтем. Кемнәрнеңдер җан тәслим кылуларына да карамастан, болар миңа бик ошый иде. Үземне барыннан да акыллырак, дип уйлап, туктармын дигән идем, әмма туктый алмадым. Шулай итеп, берничә елдан соң колониягә килеп эләгүемне тоймый да калдым”.
Бу вакыйга хәмернең яхшыга илтмәвен, аның бары тик вакытлыча гына ялган кыюлык өстәп, хыял диңгезендә йөзү мөмкинлеге бирүен тагын бер кат дәлилли.
Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибы Ләйлә ШАЙДУКОВА: “Эчкечелек балаларның бик тиз деградацияләнүенә, психик-физик яктан артта калуына, баш мие үсешенең тоткарлануына китерә. Өстәвенә сәрхуш балалар – социаль инвалидлар да әле. Балачактан ук хәмергә ияләшкән кеше үз балаларын тудыру чорына кадәр яши алмый. Бу кадәресе яхшырактыр да, бәлки. Чөнки эчкечелек 70 процентка генофондта чагылыш таба. Димәк, алдагы буыннарның хәмергә бәйлелеккә төшү куркынычы бик зур. Кызганыч, әмма мондыйларның баласы булмау – сөенеч”.
Моның чагылышы – үсеш, акыл дәрәҗәсе түбән булу, соңыннан – генофонд начараю. Бүген, акчаны янга калдырам, дигән булып, балаларын спорт секцияләренә, түгәрәкләргә йөртмәүче, аның каравы, йөрәк парәләренең “кесә чыгымнары”на акча жәлләмәүче ата-аналарга бигрәк тә кагыла бу. “Кесә чыгымнары”на дигән акчаның хәмергә китү ихтималын белеп торсын иде алар.
“Эчкечелек” диагнозы куелганнарны наркодиспансерда дәвалыйлар. Психикаларын яхшы якка үзгәртергә тырышалар. Хәмердән башка гына тормыш рәвешен табарга булышалар.
Стистика мәгълүматларының коточкыч булуына карамастан, инспекторлар үткәргән рейдлар хәзер балаларның буш вакытларын күбрәк сәламәт тормыш рәвешендә уздыруларын күрсәтте. Моңа Казанның спорт башкаласына әйләнүе дә йогынты ясагандыр, бәлки. Шәһәребездә велосипедта йөрүне, йөгерү яки урамда болай гына саф һава сулап йөрүне хуп күрүчеләр күбәйде. Психологлар искәрткәнчә, иң мөһиме – дөрес үрнәк күрсәтү.