Сәбәбе - ваклап сату өлкәсенең ЕГАИС кертүгә әзер булмавы.
Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский, 2016 елның июленнән ваклап сату өлкәсенә ЕГАИС кертү базар мәхшәренә китерергә мөмкин, дип кисәтә. Бу хакта ул Мәскәүдә Россиянең төбәк ритейлерларын берләштергән Россия бәйсез челтәрләр берлеге съездында белдергән. Депутат әйтүенчә, “Росалкогольрегулирование” (“РАР”) барлык профильле ведомстволарга ЕГАИСның (спиртлы эчемлекләр җитештерүне һәм әйләнешен учетка алу системасы) ваклап сату өлкәсендә уңышлы сынап каралуы һәм аны эшләтеп җибәрүгә әзер булу турында хисап тоткан. Гәрчә, депутат сүзләренә караганда, алкогольне ваклап сатуны учетка алу механизмы җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгән булса да. Звагельский әйтүенчә, 2006 елның җәендә, алкогольле продукцияне җитештерүне учетка алу өчен ЕГАИС эшләтелә башлагач, шундый хәл килеп туган инде. 2016 елның урталарыннан кибетләрдә спиртлы эчемлекләрне сатуның электрон учеты эшли башларга тиеш. Ваклап сату өлкәсендә эре челтәрләр - «Магнит», X5 Retail Group, «Дикси» 2013 елда “РАР” белән бергә ваклап сату өлкәсендә ЕГАИСны сынауга керешкән. Экспериментта чама белән 2000 кассалы 600дән артыграк кибет катнашкан. 2014 ел башында сынауларга кечкенә челтәрләр дә кушылган. Звагельский белдергәнчә, ваклап сатуда ЕГАИСны тулы кыйммәтле эшләтә башлау срогын күчерү үтенече беләнб изнес-омбудсмен Борис Титовка мөрәҗәгать итү килеп туган катлаулы хәлләрдән чыгу юлларыннан берсенә әйләнергә мөмкин. Ваклап сатуга ЕГАИС кертү срогын күчерүгә ирешелмәсә, тармак өчен ким дигәндә ярты еллык күчеш чоры кирәк: аның дәвамында базарда катнашучыларга спиртлы эчемлекләр сатуны учетка алу белән бәйле бозуларга карата җәза чаралары күрелмәскә тиеш, ди Звагельский. Титов билгеләп үткәнчә, алкогольле продукция сатуны учетка алу өчен җиһаз сатып алу - ваклап сату өлкәсе өчен иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе. “Безгә җиһазлар сатып алуны үсеш институтлары аша финанслау турында уйларга кирәк”, - дигән ул.