2016 елның 1 июленнән ваклап сатуда катнашучылар сатылган хәмерләре турында Бердәм дәүләт автоматлаштырылган системасында (ЕГАИС) хисап тотарга тиеш. Бу хәл елына 20 миллиард сумга кадәр күләмдә агызып сатыла торган шәрабләр һәм сыра сегментына, шулай ук төбәкләрнең вак-төяк сәүдәгәрләренә нык кына “сугарга” мөмкин. Хәмер базарында катнашучылар әле һаман яхшыга өметләнсә дә, “Росалкогольрегулирование” (“РАР”) 2016 елның 1 июленнән шәрабне агызып сату мөмкинлеге юкка чыгасына бик аңлаешлы итеп ишарәли.
«РАР» вәкиле ваклап сату чылбырына ЕГАИС кертү мәсьәләләре буенча хәмер базары вәкилләре белән чираттагы киңәшмәдә, эшмәкәрләрнең агызып сатыла торган шәраб турында мәгълүматларны ЕГАИСка кертү турындагы соравына җавап биреп, яңа законда шәрабне агызып сатуның гомумән дә күздә тотылмаганлыгына ишарәләгән. “Безнең законнар буенча һәм Лицензия шартларын үтәүгә контрольлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бездә маркировкаланырга тиешле продукция ахыр кулланучыга федераль махсус маркалы савытта сатылырга тиеш. Агызып сатыла торган шәраб бу таләпкә берничек тә туры килми. Чөнки сез кулланучыгызга шәрабны маркировкаланмаган савытка тутырып сатасыз. Сезнең продукция, гомумән, маркировкаланмаган килеш “йөри”. Гамәлдәге закон нигезендә, закон бозу бу”, - дип белдергән “РАР” системаларының автоматлаштырылган мәгълүмати системалар идарәсе начальнигы Антон Гущанский, ЕГАИС системасында агызып сатыла торган шәрабнең яки мичкәләрдәге шәрабнең хәрәкәте ни рәвешле чагылдырылачак, дигән сорауга җавап биреп.
Киңәшмә видеога яздырып алынган, аны ЕГАИСның рәсми сайтында карарга була. “РАР” вәкиле агызып сатыла торган шәраб турында 13нче минутта җавап бирә. Шул ук вакытта Антон Гущанский хәлнең катлаулы булуын таныган. Аның әйтүенчә, хәзер ведомство “тиешле идарә биргән” методология кысаларында эш итә. “РАР” вәкиле Лицензия шартларын үтәүгә контрольлек итү идарәсе, агызып сатыла торган шәраб бөтенләй дә булырга тиеш түгел, дип баруын басым ясап әйткән.
Федераль һәм төбәк хәмер базарларын тикшерү үзәге (ЦИФРРА) мәгълүматларына караганда, агызып сатыла торган шәраб өлешенә бөтен җитештерүнең нибары 2–3% ы, ягъни елына 1,2 млн дал чамасы туры килә. Агызып сатыла торган сыра өлеше – 12%-20,4 млн дал. Акчага салып исәпләгәндә, елына 20 млрд сум чамасы бу.
“РАР” ЕГАИС ны ваклап сату өлкәсендә сынап карауның уңышлы килеп чыгуы һәм аны эшләтә башлауга әзер булу турында барлык профильле ведомстволарга җиткергән инде. Шул ук вакытта зур градуслы хәмер һәм шәраб җитештерүдә моннан тугыз ел элегрәк кертелгән ЕГАИС әлегәчә өзеклекләр белән эшли, дип раслый" Славпром" шәраб заводының үсеш буенча директоры Сергей Макоед. Аның әйтүенчә, завод кайвакыт, ЕГАИСның “катып калуы” аркасында, күпләп сатып алучыларның машиналарын берничә сәгать буе чыгарып җибәрә алмыйча аптырый.
“ Хәтта кайбер заводларыбыз да хисапларын оператив төстә тапшырып җиткерә алмаган бер мәлдә ваклап сату нокталары, белмим, нишләп бетәр. Хисап ЕГАИСка көн ахырында формалаштырылып җибәрелсә, бер хәл. Мәсәлән, төннең икенче яртысында җибәрелеп, система “катып калса” нишләргә? Иртә белән хәмер сатарга ярамый булып чыгамы алайса? - дип борчылуын белдергән Сергей Макоед.
Шәрабне ваклап сату өлкәсенә агызып сату өчен җиһаз җибәрүчеләр дә аптырашта калган. Мисалга, кечкенә кибетләрдә агызып сатыла торган шәраб белән сәүдә итүчеләрне стойкалар белән тәэмин итеп килүче "Царь" компаниясе вәкилләре ваклап сатуда ЕГАИС куллануның яңа кагыйдәләре тәгаен генә ничек эшлиячәген әлегә белми. Җиһаз белән тәэмин итүчеләр фикеренчә, хәмер белән сәүдә итүгә лицензиясе булган ваклап сату кибетләре болай да кварталга бер тапкыр сату күләмнәре турында хисап тота. “Аларга яңа кагыйдәләр буенча да ниндидер гадиләштерелгән таләпләр куелып, һәр көн саен хисап бирергә туры килмәс, бәлки”, - дип өметләнә эшмәкәрләр.
ЕГАИС мәсьәләсе сыра базарының да күп кенә вәкилләрен борчый. Сыра кайнату предприятиеләренең берсендә Retailer.RU чыганагы күп кенә ваклап сату нокталары, шулай ук сыра сатучы рестораннар вәкилләренең 2016 елның 1 июленнән агызып сатыла торган барлык сыраларын ЕГАИСта теркәргә кирәк буласына ышанып бетмәве турында сөйләгән. Әмма “РАР”да агызып сатыла торган сыра ЕГАИС аша ничек үтәчәк, дигән сорауларның һәммәсенә: “Аңлатма көтегез”, - дип кенә җавап бирәләр, дип өстәгән чыганак. “РАР” Retailer.RU соравын исә җавапсыз калдырган. ЕГАИСны ваклап сатуга кертү турында мәсьәлә хәл ителгәндә беркем дә җитештерүчеләр һәм сатучылар фикерен сорамады, ди Сергей Макоед.
“Югыйсә безнең фикерне сорарга була иде, чөнки безнең ЕГАИС белән эшләү тәҗрибәсе бар инде, ваклап сату нокталарыннан исә теләк-тәкъдимнәрен белешергә була иде. Алар белән беркем сөйләшми, шуңа күрә алар системаны каян алырга, ничек урнаштырырга, ничек эшләргә икәнен бөтенләй белми”. - ди ул.
Россиянең иң зур компанияләреннән берсенең дәүләт органнары белән элемтәләр белгече ЕГАИСның ваклап сатуда ничек эшләячәге турында үз фикерен җиткергән. Аның фикеренчә, ЕГАИС та сыраның җитештерүчедән ваклап сату ноктасына кадәрге хәрәкәте чагылдырылачак, ягъни схемасы болайрак булачак: җитештерүче – күпләп сатып алучы – бүлүче үзәк - конкрет кибет. Фәкать зур градуслы хәмер һәм шәраб кенә кассага кадәр күзәтелеп торачак. Хәзерге вакытта әлеге зур челтәрдә нәкъ менә шундый кагыйдәләр тест режимында гамәлдә булып килә дә икән инде. Моннан тыш яңа кагыйдәләр җәмәгать туклануы предприятиеләренә кагылмый. Шулай ук елына 300 мең далдан армаган күләмдә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүче предприятиеләрне дә яңа кагыйдәләр урап үтә.
Фәкать маркировкаланган очракта гына сыра җитди контрольлектә тотылырга тиеш булачак, әмма сыра шешәләрендә маркалар – буш хыял бит ул, дип исәпли "Мерката" проектының коммерция директоры Антон Еликов. Сырасы асылда агызып сатыла торган сыра кайнату предприятиесе вәкиле, хәзер кибетләргә кегларга тутырып җибәрелә торган сыра болай да ЕГАИСта исәпкә алынып, аңа махсус маркалар бирелә, дип билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, буш кеглар производствога кире кайтарылганда, янә маркировкалана. Антон Еликов әйтүенчә, системаны гамәлгә кертүгә акчалары җитмәгән бик кечкенә компанияләр генә ЕГАИСны мәҗбүри төстә гамәлгә кертүдән зыян күрәчәк: тулысынча автоматлаштыру өчен ваклап сату нокталарына кимендә 150 мең сум кирәк, моннан тыш системага алга таба хезмәт күрсәтү өчен дә акча таләп ителә. «Минем фикеремчә, кече бизнес өчен бик зур сан бу”, - дигән ул.
Ваклап сатуны ЕГАИС ка тоташтыру зарурилыгы аркасында легаль эшләүче ваклап сату өлкәсендә катнашучылар якынча 20 процентка кимергә мөмкин, дигән фикердә “Хәмер базары профессионаллары клубы” коммерциясез партнерлыгы генераль директоры Максим Черниговский.
“Челтәр форматына кермәгән ваклап сату өлкәсе бу системаны гамәлгә кертә алмый. Күп кенә төбәкләребездә электрон имзаның нәрсә икәнен әлегәчә белмәгәнне, ЕГАИС турында нинди сүз булырга мөмкин?! Ягъни челтәр форматында булмаган кайбер кибетләрнең бу системаны кертү өчен акчасы да акылы да җитмәячәк”, - дигән ул. Контрольлек системасы контрафактка каршы көрәш өчен уйлап табылган, әмма контрафакт кына моңа карап юкка чыкмый, ди Сергей Макоед. ЕГАИСны бөтен хәмергә кагылышлы итү исәпләгечләр һәм программа җитештерүчеләр өчен генә отышлы. Ә аларның бер өлеше чиновникларның “кесә” фирмалары булып тора, дигән фикерен җиткергән ул.