Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский алкогольле продукцияне интернет аша сатучыларны лицензияләүне күздә тоткан закон проектын депутатларның карап тикшерүенә кертергә ниятли. Яңа редакциядәге документ, элеккесеннән аермалы буларак, хәмерне дистанция ысулы белән ваклап сатуга тулысынча тыю билгеләүне күздә тотмый. Закон проекты нигезендә, “Роскомнадзор”га тиешле лицензиягә ия булмаган хәмер сатучыларның сайтларын ябу хокукы биреләчәк. “Росалкогольрегулирование” исә лицензияле оешмалар реестрын алып барачак.
Звагельский аңлатып үткәнчә, закон проекты авторлары әлеге мәсьәләне хөкүмәттәгеләр белән бик озак тикшереп, хәмер продукциясе дистанция ысулы белән сатылырга мөмкин, әмма цивилизацияле кысаларда гына, дигән фикергә килгән.
Депутат әйтүенчә, интернет аша хәмер сатучыларга карата лицензия таләпләре бик катгый булачак. Шул сәбәпле лицензия алу бәхетенә ирешкән оешмалар күп булмаячак.
Звагельский шулай ук, интернет аша легаль булмаган сәүдәгә каршы көрәшү бик авыр, шуңа күрә бу процессны законлаштыру хәерлерәк, дип басым ясап әйткән, дип хәбәр итә «РИА Новости».