Энергетиклар әле һаман сатудан алынмый

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

1 сентябрьдән, республикада кабул ителгән закон нигезендә, энергетиклар сату чикләнде. Хәзер составында 1,2дән 9 процентка кадәр күләмдә спирт яки кофеин булган эчемлекләрне сату тыела. Закон ай ярым гамәлдә булып килә инде. Инспекторлар берничә кибеттә тикшерү үткәрде, әмма аларның берсендә дә закон бозу очраклары ачыкланмады. Тыелган эчемлекләрнең организмга зыяны нинди һәм алар, чыннан да, Чаллының кибет киштәләреннән юкка чыктымы? Хәбәрчебез әнә шушы сорауларга җавап табарга тырышты.

Кибет сатучылары безне колач җәеп каршы алмады. Сөйләргә дә атлыгып тормады. Энергетик эчемлекләр элек киштәләрдә ничек кукраеп утырган булса, хәзер дә шулай. Дөрес, кайберләре закон нигезендә “утыра”. 45 нче комплекста урнашкан кибет сатучысы танылган маркадагы бер төрле эчемлекләрне яшереп үк өлгерде.

- Юк-юк, берни дә түгел.

- Ә нигә сез аларны алып куясыз?

- Болай гына. Сезнең монда нинди ният белән килүегезне каян белим?!

Ә менә ЗЯБ бистәсендә кибет сатучы аңлатма бирүдән кыенсынмады. Кибет эчендә энергетик эчемлекләрнең рекламасы эленеп тора. Әмма рекламадагы эчемлекләрнең составында спирт юк. Көненә дистәләрчә шешә хәмерсез эчемлек алалар, ди сатучы. Хәмерле энергетикларны алучылар күп түгел. Мондый сатып алучылар арасында күбесе – яшьләр.

 - Хәзерге вакытта бездә - фәкать хәмерсез продукция генә. Асылда аны төнге сменаны руль артында үткәргән кешеләр ала. Бик әйбәт сатыла, дип әйтә алмыйм. Кибеткә килгән кешеләрнең 40 процентлабы  алмыйча китә. Бүген иртән 3 банка саттым бугай, - ди сатучы Зөлфия Галиева.

Табиблар әйтүенчә, энергетиклар составында бер-берсе белән “чәкәләшә” торган ингредиентлар бар. Кеше организмы мондый эчемлекне кулланганнан соң стресс кичерә. Эчке секреция бизләре эшли башлый. Табиблар хәтта ки закон нигезендә рөхсәт ителгән энергетикларны да кулланмаска киңәш итә.

- Энергетик эчкәч, энергиягез күбәйде, дигән сүз түгел. Энергетик организмның эчке резервларын ача. Ягъни запастагы энергиябезне генә тота ул. Шулай итеп, организмның энергиясе кими һәм без аны   соңыннан тулыландырырга тиеш булабыз, - ди “Табиб-физкультура диспансеры” учреждениесе баш табибы Рәфис Әхмәтҗанов.

Энергетикларны җитештерүчеләр эчемлекләрнең составын үзгәрткән. Хәзер аларда кофеин белән спирт кушылмасы юк, йә тегесе, йә монысы гына.

- Алар бүген шундый ук атамалар белән тонусны күтәрә торган аз хәмерле эчемлекләр җитештерә. Сатып алганда,  ГОСТларына карарга кирәк. Болар  - 5270 һәм 51159 аз хәмерле эчемлекләр. Бүген алар кибетләрдә закон нигезендә сатыла, - ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина.

Табиблар энергия чыганагы сыйфатында яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга куша. Бер чынаяк кофе яки лимонлы чәй исә йокыдан тулысынча уянырга ярдәм итә. Алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Чаллы кибетләренә рейдлар үткәрүне дәвам итәчәк. Закон бозучылар җаваплылыкка тартылачак. Штраф күләме – 5 тән 50 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International