Бәяләр үсә

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Азык-төлеккә бәяләр арта. Соңгы вакытларда сөт һәм сөт ризыклары кыйммәтләнде, дип борчыла шәһәр халкы. Экспертлар әйтүенчә, бәяләр үсүнең соңгы дулкыны түгел әле бу. Тагын нинди товарлар кыйммәтләнәчәк? Теманы хәбәрчебез дәвам итә.

Сөт сатучы Илшат Лотфуллинның продукциясенә ихтыяҗ һәрвакыт зур. 2-3 сәгать эчендә 500-600 литр сөт сатыла, - ди ул. Тукай районы фермер хуҗалыгы сөте, җирле сөт бу. Шәһәр халкына иң элек фермер продуктының бәясе ошый.

- Рәхәтләнеп алалар. Безнең сөт бик әйбәт сатыла. Бирегә һәр көн саен китерәбез. Иртәнге 9, 10 нчы яртыларда килеп җитәбез инде. Сөт анализларын бирәбез. Көн саен, ди сөт сатучы егет Илшат.

Фермерлар бәяне күтәрмәсә, кибетләрдә бөтенләй башка төрле хәлләр күзәтелә. Октябрьдән аларның сөт һәм сөт ризыклары бәяләре “тешли” башлады. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, сөт сыйфатының сезонлы үзгәрүенә бәйле бу. Көзге-кышкы чорда сөт куера, ә күләме кими. Әмма сөт җитештерүчеләр  - башка фикердә. Бәяләрне эшкәртү предприятиеләре күтәрә, - дип исәпли алар.

  - Эремчек бәясе нык артты. Ә безгә кальций бик кирәк бит. Каймак та кыйммәтләнде. Миңа калса, барысы да кыйммәтләнә.

- Бәяләр үсә. Сөт ризыкларына да, башкаларына да.

Сатып алучылар башка төр ризыкларның да бәясе артуга борчыла.

- Барысының да бәясе артты. Бүген- бер төрле, иртәгә – икенче төрле бәя.

Шикәр кыйммәт. Карабодай кыйммәт. Һәммәсе кыйммәтләнде.

Экспертлар раславынча, ноябрь аенда карабодай бәясе төшәчәк. Ә менә шоколад һәм җиләк-җимеш Яңа ел алдыннан, гадәттәгечә, кыйммәтләнәчәк. Маркетинг тикшеренүләре үзәгенең соңгы анализ йомгакларыннан күренгәнчә, бәяләр арту белән беррәттән, шәһәрдә яшәүчеләрнең керемнәре кимү дә күзәтелә. Үзәк Чаллыда яшәүче  1500 кеше арасында сорашып белешү үткәргән. Респондентларның яртысы керемнәренең кимүен билгеләп үткән. Анализ өчен махсус ысул кулланылган.

- Без гаиләле кешеләрдән, балагызга төшке ашка түләү өчен акча бирә аласызмы, дип сорыйбыз. Әнә шундый 20 күрсәткечебез бар. Итеге ертылса, балагызга бүген яңасын алып бирә аласызмы, дигән соравыбыз да бар. Менә шундый 20 күрсәткечнең 2 се тискәре булса, гаилә фәкыйрьлектә яши, дигән сүз.  Безнең исә уртача  3,9 тискәре күрсәткеч килеп чыкты, ди маркетинг тикшеренүләре үзәге директоры Елена Машкова.

Шуңа да карамастан, бәяләр буй җитмәслек булып үсәр, дип куркырга ярамый. Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен сәүдә нокталарында мониторинг үткәрә. Беренче чиратта Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән социаль кәрҗингә игътибар ителә. Аңа икмәкнең 3 төре һәм сөт ризыкларының 6 төре керә.

-Сөт һәм сөт ризыкларына бәяләрнең соңгы тапкыр артуы 2015 елның 1 октябрендә күзәтелде. Бәяләрнең үсүе 3тән 7 процентка кадәр тәшкил итә, - ди  Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузилә Маненкова. 

Чаллыда яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” телефоннары (71-43-03 һәм 71-26-36) аша мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International