Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Росалкогольрегулирование” җитәкчесе И.П. Чуян белән очраша

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

2015 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Росалкогольрегулирование”җитәкчесе И.П. Чуян белән очраша. Әлеге чара кысаларында хәмер базарының күпләп һәм ваклап сату өлкәләрендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмен учетка алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын (ЕГАИС ) гамәлгә кертү белән таныштыру булачак.

Очрашуга кызыксынулы яклар: «Татспиртпром» ААҖ, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге, хәмерне күпләп җибәрү белән шөгыльләнүче күпләп сату оешмалары һәм ваклап сату сәүдә челтәрләре вәкилләре чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International