Татарстанда туй мәҗлесендә үз кунакларын аздан гына агуламыйча калган кияү белән кәләшкә җәза чарасы күреләчәк

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада кияү белән кәләш үзләренең туенда кунакларын, ялган аракы белән сыйлап, аздан гына агуламыйча калган. Акчаны янга калдыру йөзеннән, туйга алар Казахстан аракысын сатып алган.

Инде хәбәр ителгәнчә, мәҗлес уртасына якынлашканда республика Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бәйрәмгә “кара таракан кебек төшеп”, легаль булмаган барлык 16 шешә аракыны алып киткән. Моннан тыш кафены арендага алып торган кияү белән кәләшкә административ эш кузгатылган, аларга судка килеп, 4 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.

Хәзер аракы шешәләре экспертизага җибәрелгән. Шул ук вакытта Дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, легаль булмаган мондый хәмер продукциясендә еш кына сивушный майлар һәм альдегидлар күләменең нормадан артып китүе күзәтелә. Ә бу – сәламәтлек өчен зыянлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International